Zemāk ir dziesmas vārdi Ялгыз калдырмагыз сойгэннэрне , izpildītājs - Салават Фатхетдинов ar tulkojumu
Oriģinālteksts ar tulkojumu
Салават Фатхетдинов
Үз-үземә урын таба алмыйм,
Ялгызлыктан җаным суынды.
Син утырткан тәрәз гөлләремә
Ялгыз калгач, күңелем сыенды.
Ялгыз калгач, сөю арта диеп,
Ялгышмагыз - сөю сынала.
Ялгыз калдырмагыз сөйгәннәрне,
Ялгыз тормыш яме югала...
Сүрән итеп тоям аяз көнне,
Көләч йөзең көлеп тормаса.
Нигә соң ул дөнья матурлыгы,
Мәхәббәтең балкып тормаса.
Кайчак ялгыз торып кара диеп,
Сабырлыгым минем сынадың.
Ялгызлыктан авыр нәрсә юктыр,
Сынау белән инде соңладың.
Dziesmas dažādās valodās
Augstas kvalitātes tulkojumi visās valodās
Atrodiet nepieciešamos tekstus dažu sekunžu laikā