Ул - АИГЕЛ

Ул - АИГЕЛ

  • Альбом: Пыяла

  • Izlaiduma gads: 2020
  • Valoda: tatāru
  • Ilgums: 3:50

Zemāk ir dziesmas vārdi Ул , izpildītājs - АИГЕЛ ar tulkojumu

Dziesmas vārdi " Ул "

Oriģinālteksts ar tulkojumu

Ул

АИГЕЛ

Һәй-һәй, әтием

Дәү үсә тәтиең

Әни, әни, әнием

Дәү үсә нәниең

Үсә-үсә, дәү үсә

Яфрак ата — ата була

Чәчәк ата — ана була

Сына, ката, бата, буйсына

Тудыра, үстерә, сындыра, катыра, батыра, буйсындыра

Сындыра—буй—буй—буй—буйсындыра

Сындыра—буй—буй—буй—буйсындыра

Ә беркөн берәү сынмый, катмый, батмый, буйсынмый

Кем ул?

Ком ул, таң ул, тын ул, туры ул, тулы ул

Яңа телең ул, яңа белем ул, яңа илең ул

Яна кәүсәсе, эссе тирәсе

Утлы ботаклар үсеп кочаклар сине, ана

Хуш

Хуш

Анам

Мин янам

Мин яңа

Ут

Атам, хуш,

Мин үзем атам — үзем ук

Очам иске дөнья өстеннән

Иске дөнья бетә

Узып китә җир йөзеннән кара күләгә

Мин яңа иртә

Мин туармын иртәгә

Яна-яна, җаным яна, яна, җанымны ярам

Сынмыйм мин, сындырмыйм, буйсындырмыйм

Янам-яндырам

Яна-яна, җаным яна, җаным, ян, яман ярам

Сынмыйм, сындырмыйм, буйсынмыйм — янам-яндырам

Утлы тамырлары күкерт туфракларга үтәләр

Тамырыңны көл итсәң генә коштай оча аласың, дияләр

Ян, янар учак, оч, очкын

Оч, янар канат, яндыр пар канатыңны

Ул канат, ул каный

яңа кан, яңа көн

Ул сынмый, буйсынмый

Кем ул, кем?

Кем ул, кем?

Ул энә, ул тегә яңа көн, яңа өн

Ул туа иртәгә — кем ул, кем?

Я, патша

Сал йозак ишеккә

Сал курку бишеккә

Тик янып беткән өйгә йозак кирәкми

Ә төбе черек бишек — тишек

Курку ятып кала — төшеп китә бала

Ул азат, ул канат, ул каный яңа кан, яңа көн!

Ул сынмый, буйсынмый

Кем ул, кем?

Ул учак, ул яна, ул бора, ул бөгә

Ул энә, ул тегә

Ул туа иртәгә

Туа иртәгә

Кем ул, кем?

— Улың ул

Кем ул, кем?

— Улың ул

Кем ул, кем?

— Ул туа иртәгә

Vairāk nekā 2 miljoni dziesmu tekstu

Dziesmas dažādās valodās

Tulkojumu pakalpojumi

Augstas kvalitātes tulkojumi visās valodās

Ātrā meklēšana

Atrodiet nepieciešamos tekstus dažu sekunžu laikā